Яхшылык көне бүген!!!

Файма ЗайнуллинаФайма Зайнуллина

Бөтендөнья билгели бит
Яхшылык көнен бүген,
Кушыл әйдә син дә белеп,
Тыныч булыр күңелең.

Яхшы гамәл кылган кеше
Үзен бәхетле итә,
Сирәк авырый, озак яши,
Галимнәр шулай әйтә.

Яхшылык ул авыр түгел,
Җылы сүз хаттә рәхәт,
Назлы караш та җитә бит,
Әйтәләр сиңа “Рәхмәт!”

Авыр чакта ярдәм кулы
Суза алсаң бик яхшы,
Яхшы гамәл була ул да,
Күңелең димәк якты.

Һәр ел саен билгелиләр
Нәкъ шушы көнне менә,
Яхшы күңелле кешеләр
Күп булсын җир йөзендә!
(13.11.2020. Фәймә Зайнуллина)

 

2+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *