Әниләр көне үтеп бара..

СЕРЛЕ САНДЫК

Альфира Низамова

Нинди матур, җылы, якты бәйрәм ул! Күпме әниләр бүген матур чәчәк-гөлләргә күмелгәндер, якыннарының күңел җылысына төренгәндер!? Күпме асыл сүзләр әйтелгәндер, озын гомерләр, сәламәтлек теләнгәндер?! Күпме бала йөрәге сулкылдап: «Әнием, мәңге яшә! Безне ташлап китмә!» -дип кабатлагандыр?! Бәхетле Әниләрнең йөзе кояштай балкып, күзләре нур сипкәндер…
Әни! Өч кенә хәреф — никадәр җылылык, мәрхәмәт, ярату, кайгырту, борчылу, ихлас сөенү, шатлану…ны сыйдырган. Әниләр, бүген генә түгел сезне балалар һәр көнне ярата! Ышаныгыз! Бәлки шалтырату, тәбрикләү, хәл белү… онытыладыр… Тик, ӘНИ бала йөрәгенә мәңгелеккә уелган. «Бала күңеле далада» -дисәләр дә, балаларга һәрчак, ничә яшьтә булсалар да ӘНИ кирәк, ӘНИ — терәк!
Бәйрәм белән, бүген балалар җылысына коенган, чәчәкләр уртасында утыручы сөйкемле әниләр!
Бәйрәм белән, ниндидер сәбәпләр белән котлаулар килеп җитмәгән, көне буе күзе тәрәзәдә, кулы телефонында, күңеле улы-кызы янында булганнар!
Бәйрәм белән, газизләрен мәңгелеккә югалткан, күз яшьләрен коеп, кабер ташларына башларын иеп, сабыр итүче әниләр!
Бәйрәм белән! Сәламәт, сабыр булыгыз!

 

7+

УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Әни генә беләдер ул,
Ничек таңнар атканын
Бала тирбәтә-тирбәтә,
Йолдызлар калыкканын
Төн карасын да белә ул,
Көннең озын икәнен
Кайвакыт онытып җибәрә,
Утырып ял иткәнен

Бала авырса, авырый
Еласа, елый бергә
Түшәк түшәп куяр иде,
Бала абынган җиргә
Ягымлы, җылы сүзне дә,
Әйтә тик әни генә
Чын йөрәгеннән шатлана,
Уңышка нәни генә

Әни белмәгәне юктыр,
Ул барсын да беләдер
Бар назын, йөрәк җылысын,
Бирсә, әни бирәдер!
Балаларның якынлыгын,
Әни генә беләдер!…

Рушания Ахмадуллина(Чанышева)

7+

Ана яши җирдә бала өчен,

УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Ана яши җирдә бала өчен,
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга, янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.

Бер минут та истән чыгармый ул,
Гомер биргән сөю җимешен.
Җаны белән тоеп яши Ана
Баласының йөрәк тибешен.

Ана күңеле — диңгез. Бар да сыя:
Борчулар да, шатлык — барсы да.
Сөенечле язлар, якты җәйләр,
Көзе-кышы, моңы-зары да.

Дулкынлана диңгез. Баласының
Борчуларын күрсә, хафадан.
Баласына гомер, тәүфыйк сорап.
Яши ана һәркөн Алладан.

Балалары шатлык бүләк итсә.
Йөрәгенә сыймый сөенеч.
Яшәтәсе иде Әниләрне,
Китермичә һич тә көенеч!

Әлфия Ситдыйкова

#укы

7+

29 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Республикасының Югары Советы республиканың Дәүләт флагы (байрагы) турында канун кабул итә.

ТАТАРСКИЕ ИМЕНА  | Татарстан | Казань
📌 29 ноября 1991 года Верховный Совет Республики Татарстан в качестве одного из государственных символов республики принял современный флаг Татарстана. Официально этот день в республике не отмечается, однако является историческим моментом как для Татарстана, так и для всех татар мира.

7+

ӘНИЛӘР КӨҢЕ БЕЛӘН …

"Күңелебездә тик изгелек !"
Кадерле коллегаларым,
хатын кызлар, сезне
Әниләр көне белән
котлыйм һәм

барыгызга да дөньяда
иң яхшылары, кайгыртучан
һәм Яраткан әниләр булып
калуыгызны телим.

Сезгә һәм балаларыгызга
сәламәтлек, гаиләләрегезгә
иминлек һәм барлык максатларга
ирешү өчен ныклы көч-куәт
телим.

Балалар өчен шатлык та,
бәйрәм дә, ярдәм дә, киңәш тә,
игелек чыганагы да булыгыз,
МАТУРЛАРЫМ!🤗😘🙏🌹

Юлия Ә.М.28.11.2020 ел.

7+

Әниләр көне икәнен Белегез, онытмагыз!

Файма Зайнуллина.Файма Зайнуллина

Дөньяда иң кадерле һәм
Бердәнбер бит әниләр,
Бар кешегә җан бирәләр,
Тормыш бүләк итәләр.Әниләрнең әниләре –
Алар бит – дәү әниләр,
Аларның да бәйрәме ич,
Бергә бәйрәм итсеннәр.

Яклаучы да, саклаучы да
Безнең әниләребез,
Исән чакта, онытмагыз,
Кадерләрен белегез!

Фани дөньядан китсәләр,
Каберләрен белегез,
Балалар күреп калсыннар,
Сез үрнәк күрсәтегез!

Бәйрәм белән әниләрне
Котлыйк әле барчабыз,
Әниләр көне икәнен
Белегез, онытмагыз!
(28.11.2020. Фәймә Зайнуллина)

7+

Бүген Әниләр көне. Бәйрәм белән сезне, газизләребез! Саулык, хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын сезгә. Сез булганда гына көннәребез аяз, таңнарыбыз якты. Сез булганда гына без бәхетле. Әниле бәхетле көннәребез бик озакка сузылсын иде, Раббым!

 

УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча.УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча
8+

ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ!

💖✨💖 ИҢ ИХЛАС ТЕЛӘКЛӘР!|КАЗАНЬ|ТАТАРСТАН

⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘
ЮК ҮЛМИ УЛ ӘНИ БЕРКАЙЧАН ДА,
ЯШИ ӘНИ ҺӘРЧАК ЙӨРӘКТӘ!
ҮЗЕ ЯНЫМДА БУЛМАСА ДА-
КҮЗ АЛДЫМДА ТЕРӘК КИРӘКТӘ!
⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘
БЕР МИНУТКА ГЫНА ЧЫККАН КЕБЕК,
МЕНӘ КАЙТЫР КЕБЕК ТОЕЛА!
ӘНИНЕ САГЫНЫП ГОМЕР КИЧЕРГӘНГӘ,
СӨМСЕРЛӘРЕМ МИНЕМ КОЕЛА.
⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘
КҮЗ АЛДЫМА СИНЕ КИТЕРӘМ ДӘ,
КҮЗЛӘРЕМНЕ ЙОМАМ ХӘТЕРЛӘП!
ҮБЕП АЛАМ ЙОМШАК КУЛЛАРЫҢНАН,
ЖЫЛЫЛЫГЫН ТОЕП КАДЕРЛӘП.
⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘
ӘНИДӘН ДӘ ИЗГЕ ИХЛАС БУЛГАН
КЕМ БАР ТАГЫН… БАРЫ ӘНИЕМ!
БӨТЕН ТОРМЫШЫН БЕЗГӘ БАГЫШЛАГАН,
БҮЛӘК ИТЕП ХӘТТА ГОМЕРЕН.
⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘
ҮКЕНЕРЛЕК УРЫН КАЛДЫРМАГЫЗ,
ӘНИЛӘРНЕ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР!
КАДЕРЛӘП КАЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ,
АЛАР МӘҢГЕГӘ ЯНДА КАЛМЫЙЛАР.
⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘
БҮГЕН ЯРАТЫП КАЛ ХӨРМӘТЛӘП КАЛ,
ӘНИЛӘР УЛ БУЛА БЕР ГЕНӘ!
СЕЗНЕ КҮРГӘЧ ЙӨЗЛӘРЕ ЯКТЫРА,
ВАКЫТ ТАБЫП ХӘЛЕН БЕЛ ГЕН!
⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘♥♥♥⚘⚘⚘
АВТОР ГӨЛНУР ГАЛИМОВА 👒
29 11 2020
8+

29 ноября — День матери в России

«И Счастье есть...и Чудеса случаются».

Всех матерей России поздравляем!
Поклон вам, дорогие, до земли!
Всю душу своим детям отдавая,
Достойны всенародной вы любви!
Оставьте в прошлом боли и тревоги,
Пусть радостью согреются сердца,
И никогда на жизненной дороге,
Не встретятся вам горе и беда!
В добре живите долго и счастливо,
Здоровья вам, достатка, теплоты,
Пусть будет вечно Господом хранимой,
Судьба всех матерей нашей страны!

В этот день хочется сказать спасибо всем мамам на планете за самый лучший подарок — жизнь! Дорогие наши мамы, поздравляем вас с Днем матери и желаем душевных сил, жизненной мудрости, ангельского терпения, женского счастья, взаимной любви и домашнего уюта. Спасибо вам, родные, за то тепло, нежность, ласку и заботу, которые вы так искренне нам отдаёте. Желаем вам, наши дорогие, всегда и везде чувствовать себя нужными и любимыми .Желаем, чтобы каждая мать услышала сегодня слова любви и благодарности. Пускай сердце, каждой из вас будет согрето нежностью родных детей. Пускай ваши души никогда не знают тревог и переживаний. Желаем вам здоровья и твердой уверенности в счастливом будущем ваших детей. С Днём матери, милые женщины!

7+