Хөрмәтле милләттәшләребез! Сезне һәммәгезне 30август-республика көне белән ихлас тәбриклим. Туган ягыбызда исән-имин бәхетле булып яшик,дуслар!

» Бәхет телибез!»

Гульнур Айзетуллова

Милләтләрнең чәчәк аткан иле
Татарстан дигән Ватаным.
Сөенәбез күреп туган җирдә
Нурын күреп аткан һәр таңның.
Тыныч яшәп,тырыш хезмәт иткән
Халкым өчен горур,таң калам.
Чит илләргә үрнәк яши белә
Күпмилләтле Казан –башкалам!
Рәсәй дигән зур ил кочагында
Татарстан-үзәк,нык терәк!
Фән-техника алга киткән монда,
Киләчәккә карый һәр йөрәк.
Күр син аның Идел,Казансуын!
Ярларында басып уйлан бер!
Җиребездә булып киткән кунак
Матурлыгын җанга уйгандыр?!
Парклары җырлап дәшеп тора,
Урамнары гөлгә күмелгән.
Татарстан илһам булып яши-
Җырлар булып чыга күңелдән.
Иннополис IT,вузлар тарта
Белгәннәрне белем кыйммәтен.
Спорт белән дуслар күрсәттеләр
Ватанымның шанлы кодрәтен.
Ә игенче данлый туган җирне
Амбарларда –алтын хәзинә!
Үз бәхетен үзе тапкан тырыш
Уңган затлар яши һәр өйдә.
Акыл белән бердәм булган чакта
Тыныч булыр газиз Ватаным!
Насыйп булсын озак еллар шулай
Каршыларга тыныч ал таңны!
Гульнур Айзетуллова

19+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *