Сезне барыгызны да 30 август — Татарстан республикасы көне белән ихлас тәбриклибез! Сөенеп, гөрләп, җырлап, шөкер итеп яшик!!!

» Бәхет телибез!»

Гульнур Мухаметханова

Татарстан һаман үсә бара
Бар дөньяга данын таратып.
Үз йоласын, телен, динен саклап
Яши халкы хезмәт яратып.
Тыныч күгем, имин калам биргән
Һәр муллыкка мин дә тиенәм.
Күкрәк сөте имгән сабый төсле
Ихлас күңелемнән сөенәм.
Татарстан, бәйрәмеңне котлап,
Идел суы дулкын уйната.
Каеннарың чәч толымын бизи,
Курайчылар моңнар уята…
Сокландыра бүген Татарстан,
Гөрли, дөрли утлар кабызып.
Чәчәгенә кунган бал кортыдай
Яшим мин дә аңа табынып.
 Гульнур Мухаметханова

18+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *