Йөзьеллыгын бәйрәм итә Җир йөзендә бар татар!

Файма Зайнуллина

 

Юбиллеең, туган илем,
Гүзәлем, Татарстан!
Горурлыгы татарларның,
Әйтәләр тик сиңа дан!

Кайда гына яшәсә дә,
Татарлар бердәм алар,
Йөзьеллыгын бәйрәм итә
Җир йөзендә бар татар!

Бөтен дөнья татарларын
ТНВ берләштерә.
Аралашып яши алар,
Чит илдә яшәсә дә.

Маяк бит ул Татарстан
Бөтен милләттәшләргә,
Телен саклап калсын өчен
Килә һәрчак ярдәмгә.

Күпмилләтле туган илем,
Дус яши бөтен халык,
Җир шарының һәр почмагы
Яши синнән көч алып!
(29.08.2020. Фәймә Зайнуллина)

16+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *