Ямьле җәйнең атар ал таңнарын…

Раушания Нуриева

Төнге томан әле таралмаган,
Кояш калка, сызылып таң ата…
Табигатьнең сихри тылсым көче
Яңа таңны җиргә ярата…
Чыклы үләннәрдән сак -сак басып,
Ялантәпи атлыйм баладай…
Колач җәеп таңны сәламлимен,
Туасы көнемне, яңадан!
Томан җайлап эри, көн яктыра,
Чык җемелдәп төшә гөлләргә.
Үткән көнгә уйдан шөкер кылып,
Өмет баглыйм килер көннәргә!
Аякларым чык тамчысы өтә,
Күңел оча таңның нурында…
Ямьле җәйнең атар ал таңнарын,
Җырлармын мин кабат җырымда…

Раушания Сафина

#укы

20+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *