Элек хәләл сүзен ит белән генә бәйләп карыйлар иде. Хәләл – ул ризык кына түгел, ә эш, хезмәт хакы, сәламәтлек саклау, мәгариф, сәяхәт, бассейннар, матурлык салоннары, чәчтарашханәләр, кунакханәләр, косметика һәм кием-салым да. Хәләл ул — тормыш рәвеше.
Гөнаһлы эшләрдә арадашчы һәм катнашучы булган кешеләр киләчәк Кыямәт көнендә моның өчен җавап бирергә туры киләчәклеге турында онытмасалар иде.
Ә без һәрбер эш-гамәлебездә шәригатькә таянып, Аллаһы Тәгалә күрсәткән дөрес юлдан тайпылмыйча хәләлне тапсак иде.
Татарстан мөфтие
Камил хәзрәт Сәмигуллин
#догалыйорт #иман #ислам #вәгазь #нәсыйхәт
32+