22 июнь-хәтер һәм кайгы көне!

Инзиля ГалиуллинаИнзиля Галиуллина

Кара шәлен сөйрәп сугыш килгән
41нең алсу таңында
Кайгы хәсрәт алып ,яра ясап
Милионнарның газиз җанына.
Алсу таңнар канга буялганнар
Күз яшьләре аккан күл булып
Яуга киткән ир-егетләр таңда
Җиңеп кайтырына ышанып.
Күрме кеше калган яу кырында,
Өч почмаклы солдат хатлары
Кайгы булып очкан кошлар кебек
Туган якка кайткан аннары.
Көтә-көтә яудан кайтуларын
Ничә еллар толлар көткәннәр
Хәбәрсез ул, югалды дигәнгә
Ышанмыйча гомер иткәннәр.
Күпме ятим бала әти көтеп
Әти -әни булган үзләре
Кахәр суккан сугыш аермаса
Бәхет булыр иде өйләре.
Ничә еллар инде үтсә дә бит
Шомлы ул көн һаман хәтердә
Илләр тыныч,күкләр аяз булсын
Сугыш сүзен ишетмик бердә…
Инзилә Галиуллина 22.06.2017

30+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *