Файма ЗайнуллинаФайма Зайнуллина

Тарихта иң шомлы көн
Бүген искә алына,
Хәтер һәм кайгы көне, дип
Календарьда атала.

Җитмеш биш ел элек бу көн
Кайгы- хәсрәт китерә,
Тол хатыннар, балалар
Авыр көннәр кичерә.

Фашистлар Германиясе
Басып алмакчы була,
Күпме кеше башын салган
Канкойгыч бу сугышта.

Ятим бала, тол хатыннар
Язмыш кулына кала.
Яуга китә ир-егетләр
Ватаннарын сакларга.

Бер мең дүрт йөз унсигез көн,
Бу сугыш дәвам иткән,
Бер мең дүрт йөз унсигез төн,
Төннәр йокысыз үткән.

Җитмеш биш ел инде үткән
Сугыш башланган көннән,
Һәр кешенең исендә ул,
Ул бит чыкмый хәтердән!

Куркуга салган афәтләр
Безне читләтеп үтсен!
Илләребез тыныч булсын,
Башка була күрмәсен!
(22.06.2020. Фәймә Зайнуллина)

24+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *