" Бәхет телибез!"» Бәхет телибез!»

Файма ЗайнуллинаФайма Зайнуллина

Чәчәкләр көне
Җәйнең матур бу аенда
Бөтен дөнья чәчәктә,
Кәефләрне күтәрәләр,
Голбакчалар бигрәк тә!

Урман, кырлар, болыннар
Күмелә шау чәчәккә,
Кызыл, сары, зәңгәр, күк…
Әллә нинди төсләрдә.

Шау чәчәккә күмелгән
Актаныш урамнары,
Җиһанны ямьгә төрә,
Матурлык чыганагы.

Бакчада үскән гөлләр дә
Шау чәчәктә утыра,
Хуш исләре белән алар
Бар дөньяны тутыра.

Кояш сәламли ерактан,
Зәңгәр күкләрдән күреп,
Ул да котлый бәйрәм белән
Җылы нурларын сибеп!
(21.06.2020. Фәймә Зайнуллина)

19+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *