Әтиләр көне…

Файма Зайнуллина      Файма Зайнуллина

Әти кеше – гаиләдә
Төп ышаныч һәм терәк,
Тәртип күрсәткече дә ул,
Балаларга бик кирәк!

Гаилә өчен җаваплы
Көчле һәм кыю әти,
Яклаучы да, саклаучы да
Тормышларында әти.

Малайлар үрнәк алалар,
Әтидән гаиләдә,
Тигез тормыш, татулык,
Тынычлык булсын өйдә.

Парларын сайлыйлар кызлар
Ошатып әтисенә.
Әти кеше үрнәк була
Һәр чакта һәммәсенә.

“Иң көчле кеше әти”, — дип
Сөенсеннәр балалар,
Әти назын тоеп, алар
Аннан үрнәк алалар.

Пар канатлы булып үссен
Гаиләдә балалар,
Тату һәм тигез тормышта
Бәхетле була алар!
(21.06.2020. Фәймә Зайнуллина)

20+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *