Тын калыйк әйдә бер минутка!

Инзиля ГалиуллинаИнзиля Галиуллина

Бер минутка әйдә тын калыйк-
Искә алыйк авыр елларны.
«Сугыш» дигән афәт жиргә килеп,
Югалткан ил купме улларны.

Күпме гомер япь яшь килеш
Кереп киткән сугыш эченә.
Ил агасы төннәрен дә кайчак,
Күреп уянадыр төшендә.

Алсу таңнар канга буялганнар,
Ятимнәрнең кайнар яшьләре.
Күл булып аккан кеше каны,
Әсирләрне кемннәр жәлләде.

Каһәр суккан сугыш яралары
Төзәлмәскә калган йөрәктә.
Сабак булсын: сугыш уен түгел!
Ачы хәсрәт җанны тетерәтә.

Тын калыйк әйдә бер минутка!

Инзиля22062020

34+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *