КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Дамир АхметзяновДамир Ахметзянов

Сезнең өчен ак халатлы дусларыбыз!
Табипларга рәхмәт йөзеннән.

Гомер җебе өзелердәй тартылганда,
Тәнебездә кискен авырту тойганда.
Ярдәм сорап табип каршына киләбез,
“Булышыр”,-дип зур ышаныч тоеп җанда.
Дикъкать белән әйтер зарыбызны тыңлап,
Дәфтәренә нидер язып куйгач уйлап.
Бала юаткандай җылы сүзен әйтеп,
Бар белемен дәвалауга җигәр ныклап.
Ходай үзе иңдергәндер бу һөнәрне,
“Әрнүләрдән араларга”,-дип безләрне.
Нинди көч һәм тирән сабырлыклар биреп,
Өзелмәвен теләп нечкә гомер җепләре.
Баш имәслек түгел табиплар каршында,
Рәхмәт сүзем алда торыр алар хакында.
Ярдәм кулын сузар табиплар барында,
Яшәү өмете сүнмәс һәр атар таңында.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.

22+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *