Медицина хезмәткәре
Көне-төне хезмәттә,
Сәламәтлекне саклыйлар
Быел инде бигрәк тә.
Көне-төне хезмәттә,
Сәламәтлекне саклыйлар
Быел инде бигрәк тә.
Тән ярасын гына түгел,
Дәвалыйлар күңелне,
Җылы караш,тәмле сүзләр
Күтәрә күңелләрне!
Кайгырталар һәрвакытта
Кеше сәламәтлеген,
Тырышалар кешеләрнең
Сакларга гомерләрен.
Йомшак сүз дә дару кайчак
Мең төрле сырхауларга,
Терелтәләр авыруларны
Өметсез калганда да!
Бәйрәмнәре белән котлап,
Сәламәтлек телибез,
Сабырлыклар бирсен Ходай,
Рәхмәтләр яусын, дибез!
(21.06.2020. Фәймә Зайнуллина)
19+