Бүген бит 5 яшь сиңа!
Бүген бездә бик зур бәйрәм –
Юбилей, зур тантана!
Телибез сиңа тазалык,
Һәм бәхетле балачак.
Бу көн озак еллар безнең
Хәтердә сакланачак.
Сиңа карап туялмыйбыз,
Туялмыйбыз сокланып.
Син елмаеп, көлеп торсаң
Торабыз канатланып.
Әти-әниең булсын сиңа
Аерылмас пар канат.
Тормыш юлларыңда сине
Алар гел торыр саклап.
Бигрәк татлы була икән
Балаларның баласы.
Аскар, безнең оныгыбыз,
Син күзебез карасы!
Бары синең белән, улым,
Йортыбыз нурга тулы.
Син бит безнең батырыбыз,
Матурыбыз, күз нуры!
Бәхетләрең була күрсен,
Кабул булсын теләкләр.
Бүген сиңа, оныгыбыз,
Иң-иң матур бүләкләр.
Яратып та туялмыйбыз,
Сөеп кенә торабыз.
Синең белән балачакка
Кайткан сыман булабыз!
Иң кадерле, иң яраткан
Иң татлы җимеш бит син!
Туган көнең котлы булсын,
Кояшларга тиң бит син.