Дәвамлы ул гомер агышы…

Йөрәк авазыЙөрәк авазы

Кичәге көн калсын үткәннәрдә,
Ул мизгелнең суккан сәгате.
Каршыла син, канатларың җәеп,
Туар таңның якты өметен.

Урап үтсен кайгы, ялгышлар да,
Яңармасын булган яралар.
Якты кичерешләр, матур хисләр
Үткәннәрдән сине аралар.

Үкенүләр, рәнҗү-сагышлар да
Калсын әле үткән елларда.
Елга ярларына тула-тула
Агып китсен алар суларга.

Бүгенге көн калсын үткәннәрдә,
Төннәрендә аның адашып.
Яңа таңнар, өмет, хыял белән
Дәвамлы ул гомер агышы.

Гөл Чәчәк

 

16+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *