Экологлар көне бүген…

" Бәхет телибез!"» Бәхет телибез!»

Файма Зайнуллина

Экологлар көне бүген,
Табигатьне саклагыз,
Актанышлылар беләләр,
Урамнарын карагыз.

Гөл-чәчәккә күмелгән ул,
Сез дә килеп күрегез,
Шау чәчәктә миләшләре,
Кадерләрен белегез!

Кешеләргә хезмәт итә
Табигать – Җир-Анабыз,
Үз байлыгын безгә бирә,
Ансыз яши алмабыз!

Баласын баккан анадай,
Байлыгын бирә безгә,
Шуңа күрә Җир-Ана дип
Зурлыйбыз аны без дә.

Балыклар сусыз яшәми,
Ә җәнлекләр – урмансыз,
Урманнар агачсыз булмый,
Кешеләр – Җир-Анасыз!

Табигать – туган йортыбыз,
Шуны дөрес аңлагыз!
Табигатьне – Җир-Ананы
Сакласын һәр барчабыз!
(5.06.2020.Фәймә Зайнуллина)

24+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *