УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча
Җәйнең бүген беренче көне,
Яз эзлэре әле бетмәгән.
Язгы җилләр әле үтмәгән,
Язгы чәчкәләр дә шиңмәгән.
Язгы хисләр көчлерәк була,
Җәй бик ашыкмый шуңа.
Назлы чәчкәләргә абай гына
Күбәләк булып куна.
Яфраклардан яфракларга
Камка булып үрмәли.
Тузганакның шарларына
Йомшак кына тигәли.
Таң атканда үләннәргә
Чыклар булып җыела.
Азак җиргә ялтырый-ялтырый
Бәллүр булып коела.
Яз белән җәй аралары
Сизелмичә җуела.
Шул вакытта җәй дөньяга
Сандугач булып килә.
Нурия Турьянова
31+