Җәннәткә тиң гүзәл җиребез ул!
Сихри бакча –кошлар сайраган.
Әкияткә тиң җир-суларны сагынып
Кемнәр генә кайтмый кайлардан?!
Татарстан ! Мин дә синең балаң-
Җырчы кошың- канат ныгытам.
Синең хакта дәртле җырлар җырлыйм —
Әнкәм биргән телне онытмам.
Үз бәхетен табып яши халкым
Татарстан дигән бу илдә.
Киләчәккә өмет бирә һәр көн-
Бер горурлык яши күңелдә.
Татарстан дигән шанлы җирнең
Хуҗалары гаярь, акыллы!
Әйдәп бара Казан- башкалабыз
Хезмәт сөйгән батыр халкымны!
Язлар җитсә ,мең төсмерле җирем-
Гөлчәчәкләр җәйгән паластан.
Иң бәхетле булып тарихка кер
Җанга газиз гүзәл Татарстан!
20+