День: 27.05.2020
Бүген Татарстанга 100 ел. Татар республикасының беренче байрагы.
100 ЛЕТ-ТАТАРСТАН-100 ел!
Татар иле- ТАТАРСТАН…
Татарстаным!
Җәннәткә тиң гүзәл җиребез ул!
Сихри бакча –кошлар сайраган.
Әкияткә тиң җир-суларны сагынып
Кемнәр генә кайтмый кайлардан?!
Татарстан ! Мин дә синең балаң-
Җырчы кошың- канат ныгытам.
Синең хакта дәртле җырлар җырлыйм —
Әнкәм биргән телне онытмам.
Үз бәхетен табып яши халкым
Татарстан дигән бу илдә.
Киләчәккә өмет бирә һәр көн-
Бер горурлык яши күңелдә.
Татарстан дигән шанлы җирнең
Хуҗалары гаярь, акыллы!
Әйдәп бара Казан- башкалабыз
Хезмәт сөйгән батыр халкымны!
Язлар җитсә ,мең төсмерле җирем-
Гөлчәчәкләр җәйгән паластан.
Иң бәхетле булып тарихка кер
Җанга газиз гүзәл Татарстан!
Китапханәче һөнәре…» Китап-белем чишмәсе»…
Китапханәм…
Китапханәм, китапларым,
Иптәш тә сез, дус та сез.
Авыр чакта юатучы
Таяныч сез, терәк сез.
Китап – туган тел сакчысы,
Тарихи хәтеребез,
Гасырларга илтүче дә
Гореф-гадәтләребез.
Гаскәр кебек төп-төз баскан
Тыгыз китап сафлары.
Барча сорауга җавапны
Мин сездән табам бары.
Чал тарихка орынып үтә
Һәрбер китап киштәсе.
Вакыт машинасы кебек
Күп чорларга илтәсең.
Танышларым күп биредә:
Су анасы, Мокамай…
Таһир белән Зөһрә монда,
Бу – Шәвәли, шук малай.
Туфан белән бәхәсләшәм,
Җәлилдән сорыйм киңәш.
Тукайдан сабырлык сорыйм –
Һәммәсе дә чын иптәш.
Каршылыйлар китапларым
Хәерле иртә теләп.
Кулда китап – ныклы һәм бай
Рухи мирас, тел, милләт.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.