«Азан» радиосы - Радио «Азан»«Азан» радиосы — Радио «Азан»

#Repost @kamilhazrat
• • • • • •
Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Бүген — Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү көне.
Борынгы бабаларыбыз, милләтебез язмышында шушы иң мөһим карарны кабул итеп, безгә Раббыбызның рәхмәтенә — Рәсүлебез Мөхәммәтнең ﷺ өммәте булу бәхетенә ирешергә мөмкинлек бирде. Ислам татарларга бай рухи мәдәният, гыйлемлелек, Аллаһы Тәгалә кануннарына нигезләнгән әхлакый кыйммәтләр алып килә. Һичшиксез, Ислам татарларга милләт булып формалашырга һәм сакланырга ярдәм итте. Шул ук вакытта илебездәге милләтара татулыкның чишмә башы да 922 елда Идел ярларында булган вакыйгаларга барып тоташа. Шуңа күрә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителү көне татарлар өчен генә түгел, Россиянең башка мөселман халыклары өчен дә өчен мөһим.
Шушы истәлекле көндә барлык дин кардәшләребезгә Раббыбыз Аллаһның рәхмәтен, иман ныклыгын, иминлек, сәламәтлек, рухи көч, игелекле гамәл һәм хәерле ниятләрдә бәрәкәт телим!

#рамазан2020
#тстарстан
#ислам
#хозур
#дин

18+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *