19 май-Кадер киче…

" Бәхет телибез!"» Бәхет телибез!»

Гульнур АйзетулловаГульнур Айзетуллова

Хөрмәтле дин кардәшләребез!
Олы бәйрәмнәрнең берсе белән барыбызны да ихлас котлыйм.Аллаһы тәгалә тәннәребезгә саулык,күңелләребезгә сафлык,иман бирсен!
Йөргән юлларыбызда фирештәләр канат җәеп торсын!Бала хәсрәтләре бирмәсен!Тапкан малларыбызга разый булып,куанып яшәргә насыйп ит,Раббым!

Иң кадерле бер көндер ул —
Кадер кичәсе бүген.
Аллаһудан Коръән иңгән
Балкытып күңел күген.
Мөхәммәд галәйсәламгә
Күктән төшкән аятьтер!
Аллаһуның бу кодрәте —
Безнең өчен гаҗәптер!
“Бәкарә”сүрәсен укып
Белә моны адәмнәр.
Бу кичәнең савапларын
Аңлаталмам галәмгә!
Иң изге кичәләрнең дә
Иң саваплы, тел җитмәс!
Бар кылган гөнахларны да
Ярлыкарга көн бетмәс.
«Аллааһүммә иннәкә гафүүн

түхиббүл гәфвә фөгфү гәнии”
Укыйм әлеге доганы:
«Йә, Аллаһ! Дөреслектә,
Син бәндәләрнең гөнаһын
Ярлыкыйсың ничек тә!
Син гафу кыла беләсең
гөнаһларны ярлыка!»
Телим ризыклы авыздан:
“Инсафлык бир халыкка!”

Гөлнур Айзат.Буа.19.05.2020.

 

21+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *