15 май- Халыкара гаилә көне. Дусларым,якыннарым,барыгызны да Гаилә көне белән тәбрик итәм!😊👪💞🌹

Лилия СаттароваЛилия Саттарова

Узасы юллар,яшисе еллар бары шатлык-куанычлардан гына торсын.Тигез тормыш,гаилә бәхете теләп калам!🙏

Гаиләң булу-чын бәхет ул,
Берни юк кадерлерәк.
Якыннар да,балалар да
Булсын һәрчак сәламәт!
Тигезлектә,иминлектә
Үтелсен иде еллар.
Гаилә,дигән зур корабны
Аудармасын дулкыннар!
Шатлык керсен һәрбер өйгә,
Борчу ишек какмасын!
Дус-туганнар белән бергә
Тормышлар гөрләп барсын!
Лилия Саттарова

 

" Бәхет телибез!"» Бәхет телибез!»

Нинди теләк телим дусларыма,
Гаилә көне дигән бәйрәмдә…
Тигез гомер,пар канатлар телим,
Җылы оя һәммәгезгә дә.

Шул ояда, пар аккошлар кебек,
Яшәү язсын бары сөенеп.
Балалардан ,оныклардан,
Шау гөр килеп торсын өегез.

Сөенергә язсын бер- берегез өчен,
Әй, уңдым дип әлдә иремнән.
Ирләрегез сөенсеннәр әле,
Уңдым диеп ,ярый хатыннан.

Чиләгенә күрә капкачы да,
Табыла ул ,уйлап карасаң…
Көндез әгәр үпкәләштең икән,
Әйт кичен син бик тә яратам.

Шулай тормыш дәвам итсен бергә,
Кайгы- хәсрәт кенә килмәсен…
Хыянәттән ,үпкәләшүләрдән,
Күз яшьләрен беркем түкмәсен.

Яшик дуслар,тырыш гаилә булып,
Бербербезне аңлап күзләрдән.
Изге теләк,гаилә бәйрәмендә
Кабул итегезче миннән дә.
Инзиля Галиуллина


" Бәхет телибез!"» Бәхет телибез!»

Гаилә дигән бер карашка гади генә тоелган төшенчәнең дә үз ныклыгы бар. Ул да булса шул балалар. Кешеләрне шул балалар белән бәйле куанычлыр, мәшәкатьләр, борчулар яшәтә, эшләтә, киләчәккә максатлар куярга өнди һәм иң мөһиме — гаиләле итә. Гаиләсе булган кеше иң бәхетле кеше. Никадәр ул гаилә ныграк, татурак, мулрак кеше дә шулкадәр камилрәк. Киләчәктә дә гаиләгезнең кадерен белеп, аны тагын да ныгытып, зурайтып яшәвегезне дәвам итегез. Гаилә көне белән сезне!!!

15 май- Халыкара гаилә көне.
ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты-пар белән, ир канаты-яр белән.
ГАИЛӘ- ул җан тынычлыгы таба торган урын.
ГАИЛӘ- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
ГАИЛӘ- ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
ГАИЛӘ -5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. ГАИЛӘ ул- Әти-Әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер ук фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Барыгызны да Халыкара гаилә көне белән кайнар котлыйбыз!
Гаиләләрегезгә иминлек,муллык, татулык,дуслык, ныклы саулык-сәламәтлек телибез!
Балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!

18+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *