УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча
«Олыгаям инде мин дә», − диеп,
Син уфтанма әле, күңелем!
Аңлыйсың ич маңгай сырларыннан
Атлап чыгу мөмкин түгелен…
Син уфтанма әле, күңелем!
Аңлыйсың ич маңгай сырларыннан
Атлап чыгу мөмкин түгелен…
Аңлыйсың ич үз яшеңнең күрке
Чагылганын кылган эшләрдә.
Иләс-миләс уйлар читләп үтә,
Төпле инде хәтта хисләр дә…
«Нишләргә соң?» − дигән сорауны да
Сирәк кулланасың сөйләмдә.
Син беләсең: бары таянырлык
Дуслар гына калган тирәңдә.
Катгый карар чыгарасың күбрәк,
Икеләнү күптән онытылган…
Холкың тыныч, ышанычлы хәзер:
Күз яшьләре эчкә йотылган.
Менә шундый яшьтә бит син, күңелем.
Уфтанырга бер дә кирәкми!
Гомерләрнең мондый матур чагы
Бик күпләргә әле эләкми…
Халисә Ширмән

19+