СӨЮЕМНЕ ҖЫРЫМ АША ЮЛЛЫЙМ!|КАЗАНЬ|ТАТАРСТАН
21+
УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча
Аңлыйсың ич үз яшеңнең күрке
Чагылганын кылган эшләрдә.
Иләс-миләс уйлар читләп үтә,
Төпле инде хәтта хисләр дә…
«Нишләргә соң?» − дигән сорауны да
Сирәк кулланасың сөйләмдә.
Син беләсең: бары таянырлык
Дуслар гына калган тирәңдә.
Катгый карар чыгарасың күбрәк,
Икеләнү күптән онытылган…
Холкың тыныч, ышанычлы хәзер:
Күз яшьләре эчкә йотылган.
Менә шундый яшьтә бит син, күңелем.
Уфтанырга бер дә кирәкми!
Гомерләрнең мондый матур чагы
Бик күпләргә әле эләкми…
Халисә Ширмән