Рәсүл Гамзатов «ТОРНАЛАР» Аварчадан Ренат Хәрис тәрҗемәсе

ЖЕМЧУЖИНЫ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫЖЕМЧУЖИНЫ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ

Канлы яу кырларыннан кайтмый калган
солдатлар кайчак килә уема,
туфрак булмаган алар, ак торнага
әверелгәндер кебек тоела.

Әлегәчә аларның шул заманнан
килгән өненә колак салабыз.
Шуңа түгел микән без йыш, моңаеп,
күкләргә карап тынсыз калабыз?

Арыган кыйгач төркем сафы оча –
кичке шәфәкъ нурына орынып.
Һәм шул сафта бер кечкенә ара бар –
бәлки, ул ара минем урындыр!

Килер дә бер көн – шул торналар белән
чумармын мин дә күксел томанга,
күк йөзеннән кош булып эндәшермен
сезгә мин, җирдә калган туганнар.

Канлы яу кырларыннан кайтмый калган
солдатлар кайчак килә уема,
алар туфрак булмаган, ак торнага
әверелгәндер кебек тоела.

Альбина Кармышева-Басыйрова» Торналар», Рәсүл Гамзатов сүзләре, Ян Френкель көе, Ренат Хәрис тәрҗемәсе

https://www.youtube.com/watch?v=OkRU1iCd28c

 

23+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *