ДЕНЬ 1 МАЯ

.ВСЕ ПРАЗДНИКИ

24+

МАЙ ае бит…

» Бәхет телибез!»

Файма Зайнуллина

Май ае бит илебезгә
Белдерә яз килүен,
Ә беренче көнне исә,
Халык бәйрәм итүен.

Бераз гына башка төрле
Быелгы Май бәйрәме,
Галәмне бит чорнап алды
Явыз вирус бәйләме.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Барлык халык өчен дә,
Маска киеп кенә инде
Каршылыйбыз өйләрдә.

Бөтенхалык бәйрәме ул –
Яз һәм Хезмәт бәйрәме,
Үзара татулык булсын,
Бетсен вирус бәйләме!

Ышанабыз барыбыз да,
Җиңәрбез, аллабирса!
Җитте аңа, булмас бүтән,
Халкыбыз бердәм булса!
(1.05.2020.Фәймә Зайнуллина)

20+

1 МАЙ! Балачактан истә калган хәтирәләр…

БЕЗ БЕРГӘ!

Майдан да ямьле ай,
Матур ай юк бугай.
Беренче май белән,
Башлана шул бу ай!…. дип шигырь сөйләгәнем хәтердә. Ә сезнең, дусларым, нинди хатирәләр саклана күңелдә? Күпләр, мөгаен, демонстрациядә йөргәнен хәтерлидер…

19+