УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча
Торганы бер көз инде.
Теләсәң, теләмәсәң дә,
Һич чара юк – түз инде.Шул ук сорылык күкләрдә,
Шул ук сорылык җирдә.
Язмы, көзме икәнлеген
Аңламый кебек җир дә.
Элек җәе-кышлары да
Башкарак кебек иде.
Һәрберсе үз “вазыйфасын”
Башкара кебек иде.
Фасылларның үз кануны,
Юктыр шул катгый карар.
Дөньясы буталган мәлдә
Ник буталмасын алар?
Әллә килгән бу язларга
Таләбемме югары?
Җылы көтү генә инде
Бар теләгем нибары.
Нинди генә хәлдә дә син
Бул әле, яз, бул гына.
Болай мыжыклануым да
Яз тәэсире – шул гына…
Нурлан Ганиев

Усал җилләр һәркөн исәләр.
Әйтерсең лә, минем йөрәгемне,
Үтмәс пычак белән кисәләр.
Күзләреңдә күрәм боз суыгын,
Карашыңда — кырау салкыны.
Җылыталмый безнең араларны
Минем генә йөрәк ялкыны.
Кәккүкләр дә һаман кычкырмыйлар,
Гомер озынлыгын санарга.
Мин, күрәсең, тиеш булганмындыр,
Эчтән генә сызып янарга.
Җаным өши майның суыгыннан,
Сүнәр микән йөрәк ялкыны?
Өмет итәм — бар да үтәр әле,
Узган кебек язның салкыны.
Гөлфизә Кәлимулина
