22 апрель-Бүген — Халыкара җир көне!

Инзиля Галиуллина

Җирле кеше- ашлы кеше, диләр.
Җиребезне саклыйк ,кадерлик!
Чүп оясы ясап жиребездән
Үзебезгә ясамыйк каберлек.

Сулыкларны саклыйк- жир туеныр!
Балыклары,кошлар йөзсеннәр,
Төркем- төркем булып, аккошлары
Зәңгәр күлләренә килсеннәр.

Җирдә яшәү безгә бәхет бирсен!
Кунак бит без шушы җиһанда!
Матурлыкны күрик ,саклыйк!
Табигать бит якын һәр җанга.

Җир ананың рәнҗешен алмыйк!
Авыртудан әрнидер җаны.
Акча- байлык, бары комсызлыктан
Тормыйдыр бит әдәмнең даны.

Җир куеныннан чыгып чишмәләре,
Җырлап, көйләп ерак аксыннар.
Кара сөрем белән түгел, җирдә
Алсуланып таңнар атсыннар.

Җирне саклыйк, мул уңышлар биргән,
Кара алтын биргән бай җирне!
Җирле кеше- ашлы кеше, диләр,
Белик, безгә Җир бик кадерле.
Инзиля22042020

15+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *