*** Җиребездән ни калыр?

 

Халиса Гараева

Ачуландымы Жир — ана,
Балалары тыңлаусыз…
Йөрәген яралыйлар бит,
Көннән- көн алар кансыз…

Кисәләр зур урманнарны,
Суырталар Жир маен…
Бер- берсе белән дус түгел,
Сугыш…аларга уен…

Тарткалыйлар, бүлешәләр,
Бердәм түгел үзләре…
Элек болай түгел иде ,
Житә иде биргәне…

Аздылар балаларым дип,
Уфылдый Жир анабыз…
Уйланыйк әле Кешеләр,
Кая таба барабыз ???

Күсе кебек «кимерәбез»,
Булганны жимерәбез…
Туя белми һич бернидән,
Комсызлар…»симерәбез».

Ирек бирмик нәфесебезгә,
Биргән саен азсыныр…
Әгәр акылга килмәсәк,
Киләчәккә ни калыр???
Жиребездән ни калыр?
ХалисәГәрәева-С.22.04.2020.

18+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *