ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

 

Сания Ахметзянова

ОЧТЫ, ОЧТЫ…

Рәхмәт, әни, күкрәк сөтең белән
Йөрәк тибешемә көч биргәнсең.
Рәхмәт, әти, алларыңа алып,
Үчтекиләп, мине үстергәнсең.

“Очты, очты, балам очты!” – диеп,
Югарырак мине гел чөйгәнсез.
Артык үсендермик, дигәнсезме? –
Башкаемнан сыйпап бер сөйгәнсез.

Үскән малай, үскән кызлар булып,
Очып киттек туган оялардан.
Әткәй-әнкәй рухы дәшеп торды:
“Сак булыгыз хәтәр кыялардан”.

Үчтекиләп кенә калмый дөнья,
Үчләшә дә кайчак чынлап торып;
Чыныксын дип микән каурыйлары,
Тозлы яшькә манма чылаттырып.

Тарлавыклар йотам дигәндә дә
Соңгы көчем белән калкындым мин.
Әткәй-әнкәй, шулай өйрәттегез –
Очам-очам диеп талпындым мин.

Шундый идем, шундый булып калдым:
Янып төшсәм, яшен ташы тиеп,
Тамырлардан кәүсә буйлап үрлим,
Иңлим күкне, кабат иңлим диеп.

Торам менә югарыда очкан,
Без үстергән кошчыкларга карап.
Каурый очым инде кытыкланмый,
Ымсындыргыч күк гөмбәзен сорап.

“Очты, очты, балаларым очты…” –
Кошлар күргән саен кабатлармын.
Әткәй-әнкәй төшкә керә кайчак:
“Сызламыймы, балам, канатларың?..”
Сания ӘХМӘТҖАНОВА

Мин сезне кунакка чакырам-
Очрашып торабыз бик сирәк.
Хисләрем дөрләгән чагында
Кушылып янарга сез кирәк.

Мин сезне кунакка чакырам-
Ваемсыз яшәүләр онытылсын.
Кузгатып оеган гамьнәрне,
Тамырга сихерле моң тулсын.

Мин сезне кунакка чакырам-
Килмичә калмагыз, мин көтәм.
Наз кушып, сөюем дисбесен
Бер тезәм җыр итеп, бер сүтәм.

Мин сезне кунакка чакырам-
Ут өстик сүрелгән йөрәккә.
Миңа да, сезгә дә җитәрлек-
Җырларым өләшәм бүләккә.

Сания ӘХМӘТҖАНОВА сүзләре
Зөфәр Хәйретдинов көе
Ришат Төхвәтуллин — Моңаймагыз шомыртларым (Премьера песни,2020)

.Сания Ахметзянова

«Моңаймагыз шомыртларым»
30+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *