«ТУКАЙГА»-Яшел Үзәннән

«Кызыл таң» / «Кызыл тан»

«Тукайга!» — Яшел Үзәннән

Фирдәүсә Кәримова Татарстанның Яшел Үзән районы Мулла иле авылында туган. Гомерен милли мәгарифне үстерүгә багышлаган шигъри күңелле мөгаллимә. Хәзер хаклы ялда.

Фирдауса Каримова

Дусларым, танышларым һәм төркем җитәкчеләре! Тугандаш Башкортстан җөмһүрияты, » Кызыл таң» газетасы бөек Тукаебызның туган көне уңаеннан, яраткан шагыйребезгә багышлап язылган шигырьләргә бәйге уздыра. Шулар арасында минем өч еллап элек язылган» Тукайга» дигән шигырем дә бар. Укып карагач ошаса, «ошый»билгесен куеп, мөнәсәбәтегезне белдерегез әле! Бәйгене оештыручыларга һәм бәяләүчеләргә чын күңелдән рәхмәтлемен! Шигырь минем стенамда сезне көтә (тавышларны минем фото астына куярга)

Тукайга!
Карашымны гасыр аша төбәп,
Сәлам юллыйм сиңа Тукай абый!
Беренче кат сине белгән чакта,
Булганмындыр 5 яшьтәге сабый.
«Әллүки»не моңлы көйләп әнкәм,
Сиртмә бишекләрдә тирбәткәндер.
Бераз үсә төшеп тел ачылгач,
«Туган тел»не миңа өйрәткәндер.
Галим карчык иде әбием дә,
«Су анасын» сөйли иде яттан.
Истә күлдән чабып кайткан чагым,
Су анасы килмиме дип арттан…
Урманнарда печән җыйган чакта,
Күңел эзли шүрәлеләр эзен.
Бигрәк кыска гомер яшәгәнсең,
Тиңсез мирас калдыргансың үзең.
Җир шарында күпме татар булса,
Бар да белә синең «Туган тел»не!
Шушы үлмәс җырың берләштерә
Татарстан дигән бөек илне!
Мәшһур шагыйрь җаның күрә микән?
Тукай көне уза һәр ел саен.
Бергәләшеп бәйрәм итәр өчен,
Бөтен татар көтә апрель аен!
Өчиле һәм Сосна, Кырлай җире,
Бик кадерләп саклый синең эзне.
Синең кавем, синең дәвамчың дип,
Без саныйбыз бүген үзебезне!
Һәр милләтнең бардыр үз йолдызы,
Ә син Тукай — безнең чишмә башы!
Зурлап дога кыла сиңа халкым,
Җиңел булса икән кабер ташың!
Татар исән чакта синең мирас,
Якты маяк булып яшәр әле!
Бездән соң да килә торган буын,
Безнең Тукай диеп дәшәр әле!

Әгәр сез бу авторның әлеге бәйгедә алга чыгуын телисез икән, көн саен сайтка кереп, шигырен укып чыгыгыз. Аларның күпме караулар җыюына сылтанып, без җиңүчене билгеләрбез. «ВКонтакте», «Одноклассники» сайтларында «Кызыл таң» төркеменә дә күз салыгыз, әлеге материалны үзегезнең сәхифәгә алып куегыз.
Бәйләнеш өчен ватсап: 8 917 472 58 54.

Фото: гаилә архивыннан.


Автор: Резида Валитова

Фирдәүсә Кәримова., апрель.

21+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *