Гасыр чире…

Файма Зайнуллина

Гасыр чире котырына,
Һич аңлый торган түгел,
Җир шарын камап алган бит,
Галәмдә күпме үлем.

Хөкүмәт карары катгый,
Укулар туктатылды,
Өйдә генә утырырга
Дигән карар чыгарды.

Таҗлы вирус, гади түгел,
Бик тә уйландыра шул,
“Сиди дома!”, “Өйдә утыр!” –
Тыңла сүзне, өйдә бул!

Ил белән килгән афәт бит,
Түзәргә туры килә,
Урамга чыкмасак кына
Безне ул тапмый китә.

Хөкүмәт карары катгый,
Чыкмаска ди урамга,
Шулай гына качып була
Бу афәттән чыннан да.
(Фәймә Зайнуллина)

23+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *