КОТЛЫЙБЫЗ!

» Бәхет телибез!»

«Бәхет телибез»төркеме исеменнән бик күп шигырьләр авторы,төркемдәш дустыбыз һәм күпләребезнең яраткан дусты Инзилә Галиуллинаның күркәм 45 яшьлек юбилее.
Ихлас күңелебездән котлыйбыз гомер
бәйрәмең юбилеең белән!
Уйлаган максатына колач җәеп атлаучы
тәвәккәл, тынгысыз, эшсөяр дустыбыз Инзилә.
Сиңа иң мөһиме саулык-сәламәтлек,күңел
тынычлыгы,рух ныклыгы,иман байлыгы,иҗади уңышлар телибез.Матур шигырьләрең белән сөендереп яшә.Киләчәгең өметле,гомерең сыйлы булсын,йөзеңдәге нурлар сүнмәсен беркайчан да сүрелмәсен,дусларыңа, якыннарыңа кирәк,терәк булып яшәргә язсын.
Дөнья ямен,яшәү тәмен белеп,
Тигезлектә яшәгез.
Пар аккошлар кебек
Бәхет диңгезендә йөзегез.
Ихтирам хөрмәт белән «Бәхет телибез»төркеме.

Инзиля ГалиуллинаИнзиля Галиуллина

Мин яз кызы ,мин язларга гашыйк,
Яздай хисле шуңа күңелем!
Җылылгым кояшныкы кебек,
Нурлар сибәм сезгэ үрелеп.

Йөрәк җылым сезгә барып җитсен,
Кошлар җырларына үрелеп.
Сез, дусларым, җирдә яшәгез,
Ак бәхетләргә тик күмелеп.

Ак бәхетләр яз өолләре булып,
Шытып чыксын йөрер юлларга.
Мин яз кызы май кояшы булып,
Елмаямын сезгә- дусларга.

Мин яз кызы ,җырлы минем күңел,
Моңы тулып чыга ярлардан.
Мин яз кызы, гашыйк яшәүгә,
Мин көч алам янә язлардан.
Инзиля28022020

САНИЯ :

ЯЗ  КЫЗЫ — ИНЗИЛӘГӘ КЫРЫМНЫҢ ЯЗГЫ ЧӘЧӘКЛӘРЕ МИННӘН!

Крым Нежный 🐬

20+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *