ЙОЛДЫЗ БУЛЫП КҮКТƏ БАЛКЫДЫ! Дөньяны сокландырган Беренче космонавт Юрий Гагаринга багышлыйм

«Күңелемдә тик изгелек «!

Роберт Шәймәрданов

Җир ул – бик тə мəрхəмəтле,
Туендыра адəм баласын…
Белмəгəн шул əле инсаннарның
Йолдызларга карап чабасын!

Иксез-чиксез биек киңлеклəргə,
Баскыч куеп менеп булмагач,
Нык баш ваткыч йокысыз төннəрдə
Галим җаен тапкан, уйлагач!

Хəвеф-хəтəр булмаслыгын сизенеп,
Җирем улын күккə озаткан.
Телəклəре чын йөрəктəн чыккач,
Исəн-имин аннан ул кайткан!

Кайтты егет Галəм киңлегеннəн
Илнең, Җирнең үлмəс батыры!..
Кул чаптылар барлык кыйтгаларда,
Булды һəркем өчен «Таң җыры»!

…Еллар үткəч, күктə очкан чакта,
Ул, метеордай, җиргə атылды.
Ə аннары, Ходай тылсымы белəн,
Йолдыз булып күктə балкыды!
Роберт Шәймәрданов. ( Дәүләтхан )

19+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *