10 апрель- АБЫЙ-СЕҢЕЛЛӘР көне белән

» Бәхет телибез!»

Файма Зайнуллина

Абый-сеңелләр!


Искә алыйк әле бергә
Абый-сеңелләр көнен,
Күп гаиләләрдә яши
Абый-апа, эне-сеңел.

Бертуганнар көне буген,
Тату булсыннар алар,
Берсе өчен берсе һәрчак
Үлә язып торсыннар.

Бер карында яралалар,
Бер кан ага тамырда,
Ярдәм кулы суза туган
Һәрчак, кирәк булганда.

Туганлыкның хисләре
Тик югала күрмәсен,
Туганлык җебе ныклыгы
Һич өзелә күрмәсен!


Туган туган булып калсын,
Читләшүләр булмасын,
Апа, Эне, Абый, Сеңел
Арасы суынмасын!

Әй туганнар, бертуганнар,
Яшәгез сез берләшеп,
Дөньяга ике килмисез,
Яшәгез тик гөрләшеп!
( 10.04.2020. Фәймә Зайнуллина)

22+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *