Минем дә өченче оныгым-«язгы гөлем» 05.04.2020 бу дөньяга килде. Кызганычка каршы, без Дәү әтие белән өйдә утырабыз! Бүген аны алып кайтырга да мөмкинчелегебез булмады, рөхсәт итмәделәр.Алуштада бер йорт аша гына яшәсәк тә, ватсап аша гына күрдек оныгыбызны.Ике көн елап туктый алмыйм. Өйдән чыгарга ярамаганны акыл белән аңласам да,күңел генә тынычлана алмый.Ә шулай да, сабырлыкны җыеп, АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ярдәме белән, » таҗлы вирус» афәтен дә җиңеп чыгарбыз, дип өметләнеп калабыз…Хәлисә дустым, балаларга, оныкларга , барчабызга да исәнлек-саулык теләп калам…

Халиса Гараева

*** Язда яшим һаман да…
Март аенда туган «гөлләрем»,
Бәхет телим әле, элгәре…
Саулык белән куанычта гына,
Үтсә иде, димен көннәре…

Март аеның тере чәчәкләре,
Ходай биргәннәрем-оныклар!
Яшәү максатлары аларда бит,
Алда яшәр өчен өмет бар !

Безнең гомер хәзер оныкларда,
Кабатлана яшьлек  аларда…
Көзләргә кереп барсам да,
Язда яшим һаман да….
Халисә Гәрәева-С.9.04.2020.

21+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *