Аккошларның мәхәббәтен анлап,…

Гульсария Басырова

Пар аккошлар төшкән күлебезгә…
Күргәнем юк иде якыннан.
Бер пар йөзә, әнә икенчесе,
Өченчесе йөзә артыннан.

Яратуын белгертергә теләп,
Кагылып китә аккош парына.
Сокланыплар карый, башын чайкап,
Янда йөзгән ап-ак ярына.

Тирәсендә әйләнепләр килә,
Дулкын кала уйнап эзендә.
Олы хиснең ни икәнен белгән
Илаһилык күрдем йөзендә.

Сулышларым туктагандай булды,
Күз яшемне хәтта тыймадым.
Аккошларның мәхәббәтен анлап,
Камышларга качып еладым…
Г. Басыйрова

19+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *