Бүген Ходай бик тә иртә торды,
Үтенечләр, зарлар укыды.
Кем аңардан ни сораган булса,
Йөрәгенә шуны яудырды.
Тик күпләрнең бүләк алыр өчен
Йөрәгендә урын юк иде:
Я көнчелек белән тулган иде,
Я саранлык белән тук иде.
Кемнекендер кайгы чорнап алган,
Кемнекендер нәфрәт каплаган.
Ходай килеп бәхет салыр иде,
Анда инде урын калмаган.
Күпләр белми, ничек йөрәкләрне
Чистартырга яман чирләрдән.
Үпкә-сапка, үч тойгысы җыеп,
Бәгырьләре ташка әйләнгән.
Һәм эзләде Ходай бәхет өчен
Мәхәббәтле, ачык йөрәкләр.
Әгәр тапса, уймак белән түгел,
Кызганмыйча салды чиләкләп.
Тик кешеләр Ходай биргән малны
Саклап кына тота белмәде.
Ә соңыннан, үзе туздырса да,
Гаеплене читтән эзләде.
Көнләшмәсәк, үпкә сакламасак,
Һәм ярата белсәк без чынлап,
Ул бәхетне тамчы-тамчы түгел,
Бирер иде безгә кувшинлап.
Бүген Ходай хатлар карап чыкты:
Барысы да нидер сораган.
Берәү генә: «Бар нигъмәтләр өчен
Рәхмәт Сиңа», диеп юллаган.
Исхак Файзуллин.
(Ирина Самарина-Лабиринт шигыреннән тәрҗемә)