ТАҖЛЫ АФӘТ💥

FaceВенира Салахова

Бар дөньяны айкап — чайкап,

Кешелекне дөр селкетеп.

Таҗлы вирус бәреп керде,

Күп илләрне өркетеп.

Күпме чирләр яши җирдә,

Ничәмә төрле вирус…

Таҗын киеп, үчен ала,

Авырый китай, урыс…

Үлә кеше шул афәттән,

Табылмый даруы да.

Өйдә утырыгыз! — диләр,

Сизелмәс аруы да…

Карантин! — диләр бар җирдә,

Чыкма, утыр өйеңдә!

Авырасым килми дисәң,

Бу хәлләр бит өнеңдә.

Аңламаган кешеләр бар,

Авыруның зур көчен.

Ил башлыклары кайгыра,

Кеше үлмәсен өчен.

Маскасы юк аптекада,

Кибетләрдә ярмасы.

Тагын да канлы булмасын,

Бу вирусның ярасы…

Күкләрнеңме каргышы бу?

Һава суларга авыр…

Аллаһ безгә юл күрсәтер,

Афәтен кире алыр…

Уйланыр өчен бирелә,

Җиргә мондый афәтләр.

Баш өстеннән йөри кеше,

Булыр! — диеп, рәхәтләр…

Куркыта шул таҗлы вирус,

Нәрсә генә уйлатмый.

Маскасыз йөремә, туган?!

Бел, гомер кире кайтмый…

Венира Салахова Казан 01.04.2020

 

16+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *