Урыннарың оҗмах түрендә булсын!..

Роберт Салахиев

…Адаш та идең син һәм якташ та,
Һәм күптәннән инде таныш та.
Без бит бер төбәкнең балалары,
Кыйбла бер үк иде— Актанышта.

Уртак безнең урман, күлләр-сулар,
Уртак безнең сулар һавабыз.
Мәсләгебез бер тарафта, әллә шуңа
Якын иде безнең арабыз…

Шәммәт авылыннан Актанышка
Сөнне үтеп-кичеп барасы.
Синең эзләр бәйләп тора иде,
Ике җөмһүрият арасын.

Барлык ямен җыеп алып Сөннең,
Догаларын көйләп әнкәңнең,
Дастан иттең җырлы тал бишекне,
Йөрәгенә үтеп һәркемнең.

Гайре юлдан китми,кечкенәдән
Калсаң да син үксез— атасыз,
Илһамланып гомер кырын үттең,
Туры атлап һичбер хатасыз.

Якташ кына түгел, кандаш та Син,
Без—бер үк Гәрәй ыруыннан.
Горурландым олпат, чын шагыйрьнең,
Мин бер адашы булуыма!..
Роберт Сәлахиев.
Урыннарың оҗмах түрендә булсын!..

20+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *