Сез- үлемсез…

Халиса Гараева

Татар, башкорт халкының йөзек кашларының берсе булган , гадилеге , олпатлыгы белән күңелләрдә урын алган , үткен кәлам иясе,
Халык өчен тырышучы Бөек шагыйребез РОБЕРТ абый МИҢНУЛЛИННЫҢ якты истәлегенә
багышлап…

Сезне үлгән диләр…Сез- үлемсез,
Жырда, шигырьләрдә яшәрсез!
Зәңгәр күкләрдән дә үз халкыңа,
Ни хәл Туган?-диеп дәшәрсез…
«Әнкәй догалары» юлдаш булып,
Ожмахларда берүк булыгыз!
Онытмаслар Сезне туган халкың,
Игелекле улы булдыгыз!
Ана телен яклап, ут_ суларын кичеп,
Халкым диеп янып йөрдегез!
Йөрәкләргә үтеп керә торган,
Шигьри сүзләр таба белдегез!
Гадилектә иң зур Бөеклек диеп,
Белми әйтмәгәннәр, өлкәннәр!
Чын кешенең матур үрнәге Сез,
Үрнәк шул Сез һәрбер өлкәдә!
Әнкәйләрне, Илне яратырга,
Өйрәттегез моңлы жыр аша.
Жанны ярып туган шигырьләрдә,
Сезнең гомер Жирдә калачак!
Кан туганы булмасагыз да Сез,
Рухи Туган безгә -күпләргә….
Урыныгыз ожмах түре булсын,
Яхшылар кирәктер күкләргә…
Халисә Гәрәева-С.27.03.2020.

20+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *