Иртә язда умырзая …

Гульсария Басырова

Иртә язда умырзая
Азга гына балкып ала.
Тик җырларда җырланырлык
Матурлыгы истә кала.
Умырзая, умырзая
Гомерләр бит үтеп бара.
Ни кызганыч, яздан көзгә
Бигрәкләр дә йөгерек ара.

Сөюнең үзе кебек син
Сафлык төсе ап-ак таҗың.
Баш калкытып уянасың
Тоеп җанда Язның назын.
Умырзая, умырзая,
Гомерләр бит үтеп бара.
Нигә шулай яздан көзгә
Бу чаклы да кыска ара?!!
Г. Басыйрова

12+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *