Тормыш гүя бизмән…

» Бәхет телибез!»

Эльвира Әхмәтова

Тормыш гүя бизмән, як-ягында кәсә,
Тигез түгел алар, тик һәрчак янәшә.
Бәхет кәсәсенә өстәсәң бер тамчы,
Сагыш кәсәләре чайпалып түгелә.
Бизмәннәргә кайчак без барын салабыз,
Сөябез, көябез, нәфрәттән янабыз,
Ташлыйбыз, табабыз, тагын югалтабыз.
Кәсәгә күз яше тамадыр чарасыз.
Кадерләрен белеп яшик бу тормышта,
Язмыш кәсәсенә салып шатлык кына.
Ходай гына белә, кайчан кәсә тула,
Бизмән тигезлеге тик үзеңнән тора.
Үлчи алсам әгәр, бизмәннәрне табып,
Кәсәләргә тигез салыр идем алып.
Бер ягына бәхет, бер ягына шатлык,
Бер ягына гомер, бер ягына саулык.
Булмас иде анда сагыш һәм ялгызлык,
Булмас иде кайгы, булмас иде картлык.

16+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *