Нәрсәдер эзләнә күңел,
Белмим нәрсә икәнен.
Тикшерә кебек гомернең
Үткәнен һәм сүткәнен.
Аның ниен тикшерәсең,
Эх,юләр дә син күңел!..
Ошаса-ошамаса да
Ул үзгәртерлек түгел.
Минем гомер-мин яшәдем!
Үкенерлек булмады.
Барыбер кайтарып булмый
Үтеп киткән елларны.
Әйтер сүзем сиңа күңел,
Без-Аллаһы колыдыр.
Минем барыр сукмагым бар,
Һәркемнең үз юлыдыр.
Өзгәләнмә юкка барга,
Кәнагатьмен мин бүген.
Минем гомер-мин яшәдем,
Бәргәләнмә күңелем!
Марат Ильдаров 18.01.2020
21+