Без сезне яратабыз!

» Бәхет телибез!»

Котлыйм әле,котлыйм бәйрәм белән,
Әни,әби,апа-сеңелләр!
Бәйрәм көне әле үтеп китмәгән бит,
Күтәрелсен әле күңелләр!

Котлыйм әле,котлыйм бәйрәм белән,
Ашыкмадым әле нигәдер.
Ашыкканнар иртүк котлагандыр,
Мин ашыкмыйм,күңел сизәдер..

Ул сизәдер бәйрәм үткәнен дә,
Тагын бер ел кирәк көтәргә..
Көтмик әле,әйдә,дәвам итсен,
Тагын бер көн..әйдә..иртәгә!

Бер көн җитми,ике көн дә түгел..
Бәйрәм булсын яшәр гомерләр.
Без аларның кадерләрен белсәк-
Безнекен дә алар белерләр!

Марат Ильдаров 08.03.2020
Марат Ильдаров

 

36+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *