Уф,-димәгез

 

Марат Ильдаров

Уф!,-димәгез,авыр чакта-
Тагын да авырайта.
,,Уф»ламыйча үтү кирәк,
Шул,авырлыклар аша.

Зарланмагыз:-Авыр!,-диеп,
Чит кешеләр белмәсен.
Зарланган саен өстәр ул,
Кабат-кабат өймәсен!

Уф,-димәгез,ни булса да,
Димәк шулай язылган.
Мин күргәннәр..,-димәгез сез,
Димәк әле аз булган..

Авырлыксыз яшәп булмый,
Тәм табыгыз тормыштан.
Күпме генә уфтансаң да,
Качып булмый язмыштан!

Марат Ильдаров 22.02.2020

 

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *