Әткәм- әнкәм бүләк иткән телем…

 

Инзиля Галиуллина

Туган җирдә яшәү- бәхет бит ул,
Туган телдә сөйләү- сөенеч.
Әткәм- әнкәм бүләк иткән телем
Яшәр өчен бирә миңа көч.

Туган телдә сәлам бирәм дуска, 
Туган телдә көйлим җырымны.
Туган телем алтыннан да кыйммәт,
Бәйрәм белән котлыйм Халкымны.

Туган телдә искән җилләр шавы 
Гасырлардан килә шаукымы.
Туган телгә аяк чалучы онытмасын
Теле бер көн килер аркылы.

Туган телне татар гына түгел ,
Туган телне данлый бар Халык.
Тукай җыры- «Туган тел»не бүген
Аяк үрә җырлый Ватаным.
Инзиля 21.02.2020

25+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *