Соңгы хат.

FaceНайля Аюпова-Резяпова

Дусларым!
Исән-сау, таза булыгыз. Тазалыктан да кадерле нәрсә юк.
Соңгы хат.
Каралы ак бүген минем күгем-
Кояшы юк, күксел болытлар,
Йолдызымны эзлим күккә карап,
Күренмиләр…Юк инде, юклар.
Саубуллашу көне җитеп бара,
Сөйләп калыйм, димен сүземне,
Күксел күктәй томан каплый сыман,
Күз яшьләре каплый күземне.
Аллаһ әмереннән узып булмый,
Маңгайга язылган тугач та,
Кемнәр калган-Яшисе килә, дип,
Соңгы минутлары суккач та.
Ә шулай да мин бик бәхетлемен,
Шигырьләрем булды янымда,
Дусларымның җан җылыткыч сүзе
Җылы биреп торды җаныма.
Соңгы хатым сезгә җан дусларым,
Туганнарым, сезгә сәламем.
Әгәр сезгә башка яза алмасам
Истәлеккә булсын каләмем.

24+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *