Авыр хәбәр…

Найля Аюпова-РезяповаНайля Аюпова-Резяпова

 

Халиса Гараева(Сахипгараева)

Наилә апа, туганымдай якын идең,
Авыр бу хәбәрне ишетү…
Безнең күңелләрдә сакланырсың,
Шигырьләреңдә син  яшисең…Сизми калдык, бакыйлыкка күчтең,
Йөрәкләрне телә , югалту…
Урыннарың ожмахларда булсын,
Ул илләрдән булмый ла кайтып.

Авыр хәбәр…сине китте диләр,
Ышанасы килми бу сүзгә.
Өнсез итеп киттең ,өздең үзәкләрне,
Догалар ирешсен бездән дә…

Юатырдай сүзләр таба алмадым,
Табып булмый андый сүзләрне…
Якыннарыңа сабырлыклар телим,
Үзкәеңә ожмах түрләре…

Халисә Гәрәева-С. 19.02.2020😥😥

💔❤🙏🙏🙏

Фрида Машковская

Наилә  Аюповага соңгы хатым.
Эх Наилә,ташладың да киттең,
Дус туганнарыңны елатып…
Ничә көннәр күз яшь агызабыз
Мамык ястыкларны чылатып.
Мин  синнән хәтсез өлкәнерәк,
«Кыямәт» сукмагына атлаган..
«Такъдир»  йөретә адаштырып,
Тәмугка да сукмак тапмаган..
Ә син дустым,безне кисәтмичә
Ачып кердең кыямәт капкадан.
Язлар ишек шакый,беләсеңме,
Юксыналар илһам кошларың…
Җир-күк елый,Кояш яшеренде,
Синсез елый «ИНЕТ»дусларың.
Милләт хәтерендә сакланырлар
Ефәк сүзле моңлы җырларың..
Нурлы йөзең,итәгатъле сүзең,..
Сыкыратып йөрәк кылларын…
Йөрәк каным манып сиңа язам,
Күзләремә яшьләр тулалар…
Фатихалап язган юлларымны
Фирештәләр дога кылалар…
Тыныч йокла дустым!!!
Дустың Фридәдән.
21.02.2020 ел .Южный Урал.
Тыныч йокла, дустым Наилякәй!
Туфраккаең булсын җиңелдән.
Аллакайның рәхмәтендә бул Син,
Без югалттык Сине ИНЕТ тән.Матур,тыйнак елмайган йөзкәең
Мәңге китмәс безнең куңелдән.
Шигырьләрең,жылы сузең калды,
Укырбыз без аны Инеттән……

Ник соң шулай гомер кыска икән?
Кинәт китеп бара кешеләр.
Якын дуслар юкка чыккан саен,
Сыкрый,елый безнең куңелләр.

Сорауларың җиңелләрдән булсын
Мөңкәр,Нәкир җавап алганда
Йөзкәйләрең айдай балкып торсын
Аллах каршысына барганда.!!!

24+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *